Хокук бозуларны профилактикалау отрядларының республика конкурсы финалы

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

  23-24 май көннәрендә Казанда мәгариф оешмаларының хокук бозуларны профилактикалау отрядларының республика конкурсы финалы булды. Районыбыздан 8-10 сыйныф укучыларының «Без бергә» командасы чыгыш ясады. Команданы МББУ "Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе" ндә тәрбияви эшләр буенча директор урынбасары Л. А. Галиева җитәкләде. Балалар «хокук белеме нигезләре» интеллектуаль конкурсында һәм строевой әзерлек смотрында катнаштылар. Барлык сынаулар нәтиҗәләре буенча команда финалист Дипломын алды! Командага һәм аларның остазына зур рәхмәт. Молодцы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International