«ЗооЗабота» акциясе кысаларында Җәлилнең "Кызыл Калфак" балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре йортсыз хайваннар приютына азык тапшырдылар

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

«ЗооЗабота» акциясе кысаларында педагоглар,"Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары йортсыз хайваннар өчен хәйрия азыгы җыюда катнаштылар. Уртак көч белән этләр һәм мәчеләр өчен бер тартма азык җыелган иде! Барлык җыелган азыкны балалар бакчасы хезмәткәрләре йортсыз хайваннар приютына тапшырганнар. Йортсыз хайваннарга ярдәм кулы сузган, аларның бәласенә битараф калмаган һәркемгә рәхмәт!! ЭКОяз-2025

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International