МБГББУ "Шәрләрәмә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" укучылары белән язгы табигатькә экскурсиягә чыктык. Табигатьнең язгы матурлыгын күзәтеп, үсемлекләрдәге язгы үзгәрешләрне күрергә өйрәнделәр. Яфраклы һәм ылыслы агачларның билгеләрен тагын бер тапкыр искә төшерделәр. Туган ягыбызда үсүче агачлар белән таныштылар.