Сарман районында авыл территорияләрендә халыкның эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар Бүген Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона семинар-киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Готыф улы Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров, «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин катнашты. Семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә Марат Готыф улы сөйләгәнчә, узган елларда мондый семинар-киңәшмәләрне барлык муниципаль районнар да уздырган. «Сезнең белән бергәләп республика законнарын камилләштерү, кече агробизнеска ярдәм итүнең өстәмә чараларын эшләү, авыл халкының социаль һәм эшлекле активлыгын стимуллаштыру буенча конкрет тәкъдимнәр әзерлибез», – диде ул. Марат Азат улы шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм юнәлешләре турында сөйләде. «2025 елга 711 млн сум каралган, бу узган елга караганда 262 млн сумга күбрәк", - дип ассызыклады Марат Җәббаров. Фәрит Мөнәвир улы Сарман муниципаль районының социаль-икътисади үсеше, районда гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары турында доклад белән чыгыш ясады.