Семинарның җирле үзидарәнең актуаль мәсьәләләренә багышланган икенче өлешен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин үткәрде. Семинар эшендә Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин катнашты. Киңәшмәдә ТР рәисен һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлаулар, гражданнарның үзара салымы, авыл җирлекләренә грантлар сату, җирлек эчендәге юллар төзү һәм ремонтлау, транспорт белән тәэмин итү, торак пунктлар чикләрен кадастр исәбенә кую, гидротехник корылмаларга үзәкләштерелгән хезмәт күрсәтү һәм муниципалитетлар үсешенә кагылышлы башка мәсьәләләр күтәрелде.