Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә җәйге каникуллар алдыннан гомуми ата-аналар җыелышы узды. Ата - аналар алдында мәктәп директоры Э.Х. Дәүләтшина 2024-2025 уку елы йомгаклары белән чыгыш ясады. Шулай ук «Балигъ булмаганнарның тормышы һәм сәламәтлеге өчен ата-аналарның хокукый җаваплылыгы »турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары З.Ш. Мәхмурахманова ата-аналарны укучыларның җәйге ялын оештыру, җәйге каникуллар вакытында куркынычсызлык техникасы турында мәгълүмат белән таныштырды.

Ә ЮИД отряды әгъзалары ата-аналарга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәләр өләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International