Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде, анда Сарман муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе һәм методистлар катнашты. Шулай ук ата-аналар һәм мәгариф учреждениесе белән танышырга теләүчеләр дә чакырылган иде. Мәктәп директоры Эльмира Хәмитовна кунакларга мәктәп укучыларының һәм педагогик коллективның агымдагы уку елындагы казанышлары һәм мәгариф учреждениесенең үсеш перспективалары турында сөйләде. Чара төрле яшьтәге укучылар әзерләгән чыгыш белән тәмамланды, ул барлык катнашучыларда да якты тәэсирләр калдырды.