2025 нче елның 28 нче маенда гимназиябездә 8 нче сыйныф укучылары өчен «Уңыш» җәйге хезмәт һәм ял лагере эшли башлады. Лагерь эшчәнлегенең төп максаты-укучыларның сәламәтлеген ныгыту, җәйге каникул вакытында хезмәтен һәм ялын оештыру өчен уңайлы шартлар тудыру. Балалар өчен ике тапкыр туклану оештырылган. Иртән, дәртле зарядка һәм тәмле иртәнге аштан соң, балалар инструктаж тыңладылар һәм мәктәп яны участогында актив хезмәт эшчәнлегенә керештеләр. Чәчәкләргә дә, яшелчәләргә дә, агачларга да су сибәләр. Лагерьның беренче көне кызыклы һәм файдалы үтте!