Балалар бакчасында чыгарылыш балы - барлык бәйрәмнәрдән иң күңелне йомшарта торган, иң онытылмас бал.
"Чыгарылыш балы" сүзе һәркемдә искәрмәләрсез билгеле бер ассоциацияләр тудыра. Бу аерылышу, сагыш, хәерле теләкләр. Чыгарылыш балы - гүзәл детсад чоры тәмамлану символы. Һәм бу бәйрәм чыгарылыш укучылары хәтерендә мәңгегә калырга тиеш. Балалар бакчасында чыгарылыш - балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик мөһим бәйрәм. Ул бөтенләй көтмәгәндә килә. Әйтерсең, кичә генә әти-әниләр балаларын алып килгәннәр иде, ә бүген инде балалар өчен чын икенче йорт булган шушы уңайлы урын белән хушлашырга вакыт.
Менә алар «Выпускники тик-тока 2025 года».
Хәерле юл, уңышлар Сезгә балалар!!!🥰🥰🥰