Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә чыгарылыш кичәсе үтте! Балаларның чыгышы җыр, бию белән аралашып торды, әти-әниләренә үзләренең белем-күнекмәләрен, осталыкларын күрсәттеләр. Тәрбияче балаларга төрле тематик конкурслар әзерләп, бакча белән хушлашудан онытылмаслык мизгелләр бүләк итте. Чара кунаклары балаларның талантына сокланып утырдылар. Бәйрәмдә балаларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды, бакча хезмәткәрләренә ихлас күңелдән рәхмәт сүзләре әйтелде. Кичә табын янында чәй эчү белән тәмамланды.