Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә тәрбия бирү төркемендә чыгарылыш кичәсе үтте

2025 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген, 29 нчы май көнне, мәктәбебезнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә чыгарылыш кичәсе узды. Балалар тормышында бу беренче зур бәйрәм гомергә хәтердә кала торган бәйрәмнәрнең берсе. Чыгарылыш кичәсе... Бу бәйрәм моңсу да, күңелле дә. Күңелле, чөнки әлеге сабыйлар иртәгә инде мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Моңсу, шуның өчен, күпме дуслар, әни урынына якын күргән тәрбиячеләр белән хушлашу көне бу. Барлык тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Менә ул безнең булачак укучыбыз: Мазитов Ильшат Ул укыр­га да, язарга да, биергә дә, шигырь сөйләргә дә өйрәнде. Әкиятләр сәхнәләштерделәр, күпме бәйгеләрдә катнаштылар. Әнә шулай күңелле һәм нәтиҗәле бакча еллары үтеп китте. Ильшатка якты юллар теләп калабыз! Тормышы һәрвакыт якты, күңелле һәм бәхетле узсын! Ямьле балачак иленнән аерылу вакыты җитте. Сау бул, балалар бакчасы! Исәнме, мәктәп!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International