"Радуга" мәктәп яны лагеренда күчмә уеннар көне узды. Иртә традицион зарядкадан башланды. Иртәнге аштан соң эстафеталарга әзерләндек һәм командаларның стена газеталарын элеп куйдык. Аннары уеннар һәм күңел ачулар вакыты җитте, анда балалар дәртләнеп катнаштылар. Конкурслар кызыклы, балалар татлы бүләкләр алдылар. Көн шатлыклы һәм кызыклы үтте