Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллинның социаль хезмәткәр көне белән котлавы

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Хөрмәтле социаль хезмәткәрләр, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм.Бу истәлекле көннең мөһимлеге шуның белән билгеләнә: сез көн саен өлкән буынга, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, теге яки бу сәбәпләр аркасында авыр тормыш хәлендә калган һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтәсез.Алар турында кайгырту өчен җан җылысына да, игътибарлылык һәм игелек кебек сыйфатларга да ия булырга кирәк.Башкаларның кайгысын йөрәгегез аша үткәргәнегез, аларга яшәү көче биргәнегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт.Заманча технологияләр кулланып, сез районда социаль ярдәмнең яңа төрләрен ачасыз. Россия, Республика ярдәм чараларында яңалыклар кертеп, сез төрле грантларда катнашасыз, конкурсларда җиңәсез, һөнәри осталыгыгызны арттырасыз.Район халкыныңтормыш һәм көнкүреш шартлары яхшырган саен социаль өлкә белгечләренә таләпләр арта, сезгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арта бара.Сезнең лаеклы хезмәтегез аркасында районда ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләр - барысы да даими игътибар үзәгендә.Сезгә бу җаваплы эштә зур уңышлар, нык сәламәтлек, тормышта иминлек, гаилә бәхете телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International