Сарман районына эшлекле визиты белән Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе, «беренчеләр хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Җәүдәт улы СӨЛӘЙМАНОВ килде. Сәфәр барышында аны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин озата йөрде. Тимур Җәүдәт улы мәктәп яны лагере оештырылган Сарман мәктәбендә булды һәм «беренчеләр»сменасы вожатыйлары белән очрашты.