Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теле көне

2025 елның 6 июне, җомга

6 июньдә Россиядә рус теле көне билгеләп үтелә һәм бу дата очраклы гына сайланмаган. Бу көнне бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган. Бу көн безгә рус теленең төрле милләт кешеләрен берләштерүен, үзара аңлашу күпере булуын искә төшерә. Ел дәвамында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә рус теленә һәм бөек шагыйрь иҗатына багышланган чаралар уза. Безнең мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге чараларда да катнашалар. "Пушкин һәм Тукай йолдызлыгында"республика конкурсында катнашу күркәм традициягә әверелде. Быел 9 класс укучысы Шакирова Азалия 3 нче дәрәҗә дипломант булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International