Җәлил шәһәр тибындагы поселокта 2025 елнын Сабантуе

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Сабантуй - халыкны бергә җыя торган, мәдәни традицияләрне чагылдыручы, көчле спортчыларны ачыклаучы аз санлы бәйрәмнәрнең берсе. Шундый бәйрәм бүген Җәлил поселогы мәйданында да узды.

 

     Бәйрәмне ачу тантанасы ел саен үзләренең  чыгышлары белән сокландырган һәвәскәр артистларның матур музыкаль  номерларыннан башланды.

 

     Җәлилдә яшәүчеләрне һәм кунакларны Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин, «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А. сәламләде. Хезмәттә аерылып торган хезмәткәрләр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бәйрәмгә Татарстан Республикасы Cарман муниципаль районы социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Р. Сәхипова, Совет аппараты җитәкчесе Ю.Р. Исмәгыйлева, Җәлил поселогының мактаулы гражданы һәм НГДУ «Джалильнефть» М.Ш.Каюмов, поселокның элеккеге җитәкчеләре, нефть сәнәгате һәм бюджет оешмалары ветераннары чакырылган иде.

 

     Бәйрәмдә спорт ярышлары һәм халык уеннары уздырылды. Концерт мәйданчыгында бер-бер артлы поселок кунаклары да чыгыш ясады.

 

     Сабантуй бәйрәменең иң мөһим элементларыннан берсе-милли көрәш, ә ярышлар уза торган урын күп санда тамашачыларны һәм җанатарларны җыя. Җәлил Сабантуеның абсолют батыры булып А. н.Филатов калды.

Оештыручылар балалар өчен дә бик күп төрле мәйданчыклар әзерләгән. Быел Җәлилдә Сабантуйны шулай дус һәм күңелле итеп билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International