Бүген " Татэнергосбыт " АҖ филиалының Әлмәт бүлекчәсе клиентларга хезмәт күрсәтү Сарман офисы башлыгы Илшат Ирек улы Латыйпов 45 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Илшат Ирек улына районның энергетика тармагындагы нәтиҗәле хезмәте, һөнәри эшчәнлегендәге уңышлары өчен рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләк тапшырды.