"Тату сыйныф серләре" әти-әниләр комитеты республика бәйгесендә катнашып, Сарман урта мәктәбенең 6 в сыйныфы 1 нче урынны яулады. Аларны Краснодар өлкәсе Анапа шәhәренең "Глобус" сәламәтләндерү лагерена юллама белән бүләкләделәр. 14 укучыбыз hәм класс җитәкчеләре Венера Рафизовна Хөсәенова кичә ял итәргә киттеләр. Укучыларыбызны анда 25 нче июньгә кадәр төрле чаралар, мастер-класслар, экскурсияләр көтә. Без аларга хәерле юллар, күңелле яллар телибез.