Җәлил бистәсе Сабан туенда “Аленушка ”балалар бакчасының өлкән шәфкать туташы Морозова Светлана Павловна, күпьеллык намуслы хезмәте өчен Сарман муниципаль районы Советының мактау грамотасы белән бүләкләнде. Бу бүләк Светлана Павловнаның үз эшенең югары профессиональлеген, шулай ук аның балаларыбызның сәламәтлегенә һәм иминлегенә керткән зур өлешен ассызыклый. Балалар бакчасында шундый шәп белгечләр эшләве белән горурланабыз, һәм чын күңелдән Светлана Павловнаны әлеге лаеклы казаныш белән котлыйбыз!