"Бәхетле балачак" мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр үз авылларының истәлекле урыннары белән танышуларын дәвам итәләр. Бүген алар туган авыллары буйлап экскурсиягә киттеләр. Экскурсиянең максаты: балаларда туган авыллары турында күзаллаулар формалаштыру, әхлакый-патриотик хисләр, кече Ватаныбызга мәхәббәт тәрбияләү.