Күтәмәле мәктәп яны лагере балалары Сарман авылының "Кара-каршы" чишмәсенә поход ясадылар

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Күтәмәле мәктәп яны лагере балалары Сарман авылының "Кара-каршы" чишмәсенә поход ясадылар. Аларга чишмә суының кайдан алынуын, аның ни өчен файдалы булуын һәм чишмәләрне ни өчен сакларга кирәклеге кызыксындырды. Күзәтүләр урынында: балалар тынлыкка таң калдылар,  су чылтыравы һәм кошлар сайравын тыңладылар. Балалар  чиста һәм салкын чишмә суын эчеп карадылар. Мондый походлар нәтиҗәсендә балалар табигать белән аралашудан ләззәт алалар, алган белемнәрен практикада ныгыталар, әйләнә-тирә табигатькә карата җаваплырак карый башлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International