Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе – Хәтер һәм кайгы көне-Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу истәлекле дата «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында «Федераль законның 1.1 статьясына үзгәреш кертү хакында»24.10.2007 № 231-ФЗ Федераль законы белән билгеләнде. Фашистлар Алманиясе Советлар Союзына 1941 елның 22 июнендә якшәмбе көненең таңында һөҗүм итә. Совет-Герман чигенең төп участокларында немец гаскәрләре сугыш хәрәкәтләрен Мәскәү вакыты белән 3 сәгать 15 минутта башладылар. Бу көн алдыннан Олы Нөркәй урта мәктәбе укучылары өчен тәрбия буенча директор киңәшчесе Әхәтова Л.Ф. «Хәтер вакыттан көчлерәк» дигән митинг үткәрде, аның кысаларында катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алдылар. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.