Ул Бөек Ватан сугышы башлануга 84 ел тулуга багышланган. Үзәк ял паркында узган чарага район халкы, предприятие һәм оешма коллективлары чыкты. Һәркемнең кулында Хәтер шәме яна иде. Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев әлеге акциянең әһәмияте турында сөйләде, геройлар турындагы истәлекләр мәңге яшәячәк, дип ассызыклады. Бер минут тынлыктан соң Геройлар мемориалы янында Хәтер шәмнәре кабынды.