Бүген, 22 июньдә, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә.
Нәкъ 84 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана... Шул уңайдан бүген Сарманда «бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Районның үзәк ял паркында узган чарада район җитәкчелеге, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар катнашты. Аларны Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гаджи улы Гасанов сәламләде, коточкыч көннәрнең кабатланмавын теләде. Сугыш кырларында һәлак булганнар истәлегенә багышланган бер минут тынлыктан соң, Бөек Ватан сугышында һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә мемориалларга чәчәкләр һәм веноклар салынды.