Дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча "Иминлек" бүлекчәсе җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы 1 нче санлы «Кояшкай» балалар бакчасы балалары белән әңгәмә үткәрде.

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

"Игътибар-балалар!" профилактик чаралар кысаларында безнең балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары дәүләт бюджет учреждениесенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча "Иминлек" бүлекчәсе җитәкчесе Ситдикова Алсу Разин кызы белән очраштылар. Ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юлларда, җәяүлеләр юл аша чыгу һәм җәмәгать транспортында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Очрашу ахырында Алсу Разин кызы барлык балаларга бүләкләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International