Киҗәшмә

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин 2025 елның 14 сентябрендә Сарман муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауга һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча киңәшмә үткәрде.

Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде.

"Сарман муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауга әзерлек һәм аларны үткәрү турында" киңәшмәнең көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Юлия Равил кызы Исмәгыйлова чыгыш ясады.

"2025 елның 14 сентябрендә сайлауларга әзерлек һәм үткәрү чорында территория һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру мәсьәләләре турында" икенче мәсьәлә буенча район территория сайлау комиссиясе секретаре Эльмира Мәзһәр кызы Ибраһимова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International