Карамов Руслан Искәндәр улы белән хушлашу панихидасы

2025 елның 13 сентябре, шимбә

Бүген Азалак авылында Украинадагы махсус хәрби операция барышында һәлак булган Карамов Руслан Искәндәр улы белән хушлаштык. Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Әнәс улы Вәлиев хәрби хезмәткәрнең якыннарын югалту ачысын уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. Сугышчы истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International