Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасында мәртәбәле кунаклар

2025 елның 14 сентябре, якшәмбе

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Миргаҗәм улы Салихов белән бергә Сарман авыл җирлеге башкарма комитетының яңа бинасында булдылар.

Авыл җирлекләре башкарма комитетлары биналарын төзү программасы 2016 елдан бирле гамәлгә ашырыла, нәтиҗәдә безнең районда 3 бина төзелде һәм 4 бинага капиталь ремонт ясалды.

Җәүдәт Миргаҗәмович яңа бина җирлектә яшәүчеләрне җәлеп итү үзәге, компетентлы ярдәм алу урыны булачагына ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International