19 нчы сентябрендэ 2025 елның Сарман авылында "Старт" чаңгы базасында йөгерү буенча "Татарстан кроссы - 2025" республика массакүләм ярышлары узды. Ярышларда 8 яшь төркеме катнашты. "МБГББУ "Җәлил гимназиясе" командасы бик яхшы нәтиҗә күрсәтте. 2012-2013 нче елгы кызлар арасында 2 нче урынны Гинәтуллина Зөлфия алды. 2010-2011 нче елгы яшүсмерләр арасында 2 нче урынны Фәсхиев Радмир алды. 2008-2009 нчы еллар кызлар арасында 1 нче урынны Вәлиева Дарина алды. Команда составында шулай ук Садриев Самат, Гыйниятуллин Айрат, Шәйхлисламов Рамазан, Кудашева Динара, Закирова Айназ, Гыйниятуллин Айдан, Семенов Кирилл бар иде. Алар да үз яшь төркемнәрендә начар нәтиҗә күрсәтмәделәр. Барыгызны да котлыйбыз!