"Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы җиңүчеләрен тантаналы рәвештә хөрмәтләү чарасы узды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

 Казан шәһәрендә "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсы җиңүчеләрен тантаналы рәвештә хөрмәтләү чарасы узды! Чарада Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Гәрәевич Һадиуллин катнашты.

Бу конкурс - сыйфатлы билингваль белем бирүне хуплауда һәм үстерүдә, шулай ук Татарстан дәүләт телләрен популярлаштыруда мөһим адым! Татарстан Республикасының 30 балалар бакчасы грант иясе булды. Алар арасында Җәлил бистәсенең 3 нче санлы "Алёнушка" балалар бакчасы да бар!

Балалар бакчасының дус коллективын лаеклы җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар, илһам һәм яңа казанышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International