Сарман көллиятендә балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман аграр көллиятендә Бөтенроссия «Балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне» кысаларында беренче һәм икенче курс студентлары өчен социаль мәсьәләләр буенча Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Сарман муниципаль районы прокуроры урынбасары, нотариус, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, КДН һәм 3П җаваплы секретаре, мәгариф бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге, «Форпост» үзәге җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре, социаль яклау бүлеге, «Шәфкать» үзәге, мәдәният бүлеге катнашында очрашу узды. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның барысы да балаларның хокуклары, бурычлары, җаваплылыгы, балалар ышаныч телефоны эше турында сөйләделәр, студентларның сорауларына җавап бирделәр. Балалар үзләренең хокукый белемнәрен ныгыттылар һәм тирәнәйттеләр.

Шулай ук балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары тарафыннан Сарман аграр көллиятенең профилактика эшенең торышы тикшерелде, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында суицидаль тәртипне кисәтү эше алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International