Бүген Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институты базасында "Балачак территориясе: чакырулар - 2025" VIII Бөтенроссия мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре форумы узды. Анда Россиянең һәм Республиканың мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләре, мәгарифне үстерү өлкәсендәге экспертлар, мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашты. Форум кысаларында "Балалар бакчасында белем бирү өлкәләре буенча нәтиҗәле эш тәҗрибәсе" Республика педагогик конкурсы узды. Безнең балалар бакчасында мөдир Вәлиева Л.З. һәм өлкән тәрбияче Мөхәммәтдинова Л.К. "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Идел буе халыклары милли мәдәнияте белән таныштыру" проекты тәкъдим ителде.