Бүген Казанда 2013 елдан бирле үткәрелә торган «Безнең заман геройлары» республика премиясе узды. Премиянең максаты - Татарстанда яшәүчеләрне төрле өлкәләрдә: гомерләрне саклап калудан алып мәгариф, фән, спорт, мәдәният һәм хәйрия өлкәләрендәге казанышларга кадәр батырлыклары һәм гражданлык активлыгы өчен билгеләп үтү.
Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Гуманитар ярдәм» номинациясендә премия тапшыру тантанасында катнашты. Бу изге эшкә үз өлешен керткән һәр якташыбызга рәхмәтебезне белдерәбез.