МБГББУ "Җәлил гимназиясе" нең 6 нчы класс укучылары Р.А. Асылшәрипова җитәкчелегендә Бөгелмә шәһәрендә "Хәзинә остаханәсе" проектын лаеклы тәкъдим иттеләр һәм "Проектны иң яхшы тәкъдим итү" номинациясендә җиңеп, жюри тарафыннан танылу яуладылар. 19 нчы ноябрь көнне тантаналы мәктәп линейкасында балаларны администрация һәм гимназия коллективы котлады. Алда икенче этап. Киләсе тур 19 нчы декабрьдә Казанда узачак. "Хәзинә остаханәсе" командасына алдагы этапта уңышлар телибез!