"Җәлил гимназиясе" укучылары Әлмәт шәһәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы сәләтле балалар слетында катнаштылар

2025 елның 24 ноябре, дүшәмбе

"Җәлил гимназиясе" укучылары, Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабы призерлары Галимов Муса, Аслямов Илназ, Әхмәтшина Камилла, Мамедов Рамал, Косоногов Глеб, Гималдинова Карина Татнефть хәйрия фонды оештырган Сәләтле балаларның XXI слетында катнашып, акчалата сертификатлар алдылар. Слет «АЛМЕТ» иҗтимагый үзәгендә узды. Слет программасына "Математикага гаашыйклар" документаль фильмын карау, "Альметрика" фәнни-танып белү үзәге буйлап экскурсия, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кертелгән иде. Балаларыбызны котлыйбыз һәм аларга алга таба уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International