Җәлил бистәсенең Хезмәт даны музеенда фронтовик, «Җәлилнефть» нефть һәм газ эшкәртү идарәсенең беренче башлыгы, Җәлил бистәсенә беренче нигез салучы Галимҗан Әхмәдиевнең тууына 100 елга багышланган чара узды. “Аленушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иҗади номерлар белән тантаналы чарада катнаштылар: нефтьчеләр турында шигырьләр укыдылар, җырладылар һәм нефть чыгару процессын чагылдыручы бию композициясен күрсәттеләр. Мондый кичәләрдә катнашу балаларыбызда бистәбез тарихына карата ватанпәрвәрлек хисләре уята һәм хөрмәт тәрбияли.