РФ Хөкүмәтенең 15.09.2020 ел № 1441 карары белән расланган Түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләре түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәтү тәртибен билгели.
Заказчы (кулланучы) - үзе яки башка затлар өчен түләүле белем бирү хезмәтләренә шартнамә нигезендә заказ бирергә нияте булган йә заказ бирүче физик һәм (яисә) юридик зат.
Башкаручы булып белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы һәм укучыга түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтүче оешма тора (белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы Оешмага белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшкуарлар тиңләштерелә).
Башкаручы шартнамә төзелгәнче һәм аның гамәлдә булу чорында заказчыга үзе турында һәм түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтелүе турында аларны дөрес сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итә торган дөрес мәгълүмат бирергә тиеш.