Мәктәпкә әзерлек төркемендә Билгесез солдат көненә багышланган чара узды. Чараның максаты - Ватанны дошманнардан саклаган һәркемгә карата хөрмәт һәм патриотлык хисе тәрбияләү.
Язгы матур иртә, кошлар сайрый,
Күкләр зәңгәр туган илемдә,
Ә мин басып торам билгесез бер
Солдат кабере янәшәсендә.
Әйтче, солдат, мин үтенәм синнән,
Милләтең кем, сиңа ничә яшь?
Үзем сиңа шул сорауны бирәм,
Күзләремнән тама кайнар яшь.
Син күрсәткән батырлыкны, солдат,
Халкым сөйли мактап бүген дә,
Ләкин белүче юк исемеңне,
Милләтеңне әйтми беркем дә.
Әй, син солдат, нинди ана сине,
Курку белмәс итеп устерде?
Кайсы якның чишмә суы сиңа,
Балачактан бетмәс көч бирде?
Менә ничә еллар буе инде,
Халкым сиңа эзен суытмый,
Син күрсәткән батырлыкны, лачын,
Туган илем халкы онытмый!