"Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Ватан Геройлары көненә багышланган күңелле очрашу узды

2025 елның 5 декабре, җомга

4 декабрь көнне "Олы Нөркәй урта гомуми белем бирү мәктәбендә" Ватан Геройлары көненә багышланган күңелле очрашу булды. Әлеге чара кысаларында безнең мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы Галәмов А. И., Әфган сугышы ветераны Фазлыев Б. А., Чечня республикасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Зәйнәгетдинов И.А. белән очраштылар. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды, ул балалар өчен безнең заманның чын геройлары белән аралашу өчен уникаль мөмкинлек булды. Ветераннар  сугыш вакыйгалары турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Бу очрашу укучылар өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйгага әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International