Бүген 2025 елның 5 декаберендә Ватанны саклаучылар елы һәм «Ныклы гаилә» проекты кысаларында Сарман муниципаь районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин Вильям Роман улын һәм Розалия Вагыйз кызын алтын туйлары белән котлады. Юбилярларга Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, районның Хатын-кызлар Советы рәисе Индира Рәис кызы Сәхипова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Әмирҗан кызы Вәлишина, , Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Резеда Рәшит кызы Салемгәрәева, туганнары һәм якыннары үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.
Гаилә башлыгы Вильям Романович күп еллар районның аграр көллиятендә хезмәт иткән, Розалия Вагыйзовна бөтен гомерен балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган. Яшь буынга бөек рус теленең матурлыгын җиткерә, рус язучыларының иҗатына мәхәббәт тәрбияли алган.
Юбилярларга муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.