Бу көн Ватанны саклау һәм үстерү өчен гаять зур батырлык, фидакарьлек күрсәткән кешеләрне хөрмәтләүгә багышлана. Иртән мәктәптә тантаналы линейка узды, анда 7 сыйныф укучылары чыгыш ясады, аннары Дусем һәм Ләшәү-Тамак авылларының Дан һәм истәлек мемориалларына чәчәкләр салынды, рәхмәт сүзләре яңгырады. Барлык чаралар да героик үткәннәргә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Каһарманнар турындагы хатирәләр - ул безнең бурыч һәм көч чыганагы. Аларның батырлыклары безне тынычлыкның кадерен белергә өйрәтә.