Бүген Сарман авылының үзәк ял паркында «Курше» кышкы фестивале кысаларында «Раштуа феериясе»узды. Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин авыл халкына һәм кунакларга җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Чара тылсым һәм бәйрәм кәефе белән тулы иде. Сарман мәдәният йорты хезмәткәрләре күңелле уеннар, күңелле конкурслар, иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Шулай ук бәйрәм уенына йомгак ясалды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм катнашулары өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез! Тылсымлы кичә төнге күк йөзен яктырткан салют белән тәмамланды!