7 нче гыйнварда МБГББУ «Җәлил гимназиясе» педагоглары ирекле халык дружинасы (ДНД) дежурлыгына чыгып, халык патрулендә катнаштылар. Укытучылар шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенең үзәк чыршысы тирәсендә җәмәгать тәртибен сакларга булыштылар, халыкның һәм бәйрәм кунакларының иминлеген тәэмин иттеләр. Мондый чараны оештыру педагогларның Яңа ел көннәрендә бистәдә тынычлык һәм бәйрәм рухын саклауга керткән мөһим өлешенә әверелде.