Безнең мәктәпнең бишенче сыйныф укучылары кышкы каникулларын күңелле үткәрәләр! Алар таудан шуу һәм кар атышу өчен сыйныфташлары белән очрашалар, Сарманның үзәк паркында Кыш Бабай резиденциясендә булалар. Шулай ук алар әти-әниләре белән күрше шәһәрләргә бәйрәм чыршыларына сокланып йөриләр!