Укучылар техник объектларны модельләштерү һәм конструкцияләү белән шөгыльләнделәр. Дәрестә балалар булачак модельгә сызымнар һәм детальләр ясарга, шулай ук җыярга һәм буярга өйрәнделәр. Безнең осталар модельләрне инде булган схемалар буенча да, булган эшләнмәләрне катлауландырып та, үзләренең креатив чишелешләрен кертеп тә ясадылар.