Кыш - кошлар өчен кырыс вакыт. Салкын, кар һәм гадәти азык җитмәү алар өчен җитди сынаулар тудыра, шуңа күрә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасы әти-әниләре һәм тәрбияләнүчеләре "Кышын кошларга ярдәм итегез" акциясендә катнашалар. Җимлеккә салынган һәр азык - табигатебезне һәм анда яшәүчеләрне саклап калуга бер адым бит ул.