Җәлил бистәсенең 3 нче “«Алёнушка»” балалар бакчасында "Чыршы белән саубуллашу" музыкаль күңел ачу кичәсе узды. Балалар яшел чыршы белән саубуллашып, аны кышкы урманга, күңелле җырлар, әйлән-бәйлән, кызыклы уеннар белән озатып калдылар. Яңа ел кунагы балаларны күңелле, бәхетле, шаян итеп истә калдырсын һәм киләсе елда балалар бакчасына кайтсын дип көтеп калабыз.