Хуш, урман гүзәле!

2026 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген 7 нче санлы "Ләйсән"  балалар бакчасында «Чыршы белән хушлашу» бәйрәме узды.

Балалар чыршы өчен чын концерт куйдылар:
- Яраткан Яңа ел җырларын җырладык;
- Күңелле биюләр биеде;
- Шау-шулы һәм кызыклы уеннар уйнадык.

 Балалар бәйрәмнәрнең барлык якты мизгелләрен тагын бер кат исләренә төшерделәр һәм үзләренең иң изге теләкләрен әйттеләр, аларны үтәсеннәр өчен чыршы үзе белән алып китәчәк.

 Без елкага «хуш» дип әйтмибез, без аңа «яңа очрашуларга кадәр»дип әйтәбез! Киләсе елда очрашканчы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International