Бүген Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин «Татнефтедор» җәмгыяте директоры Рөстәм Габделбәр улы Гарифуллин һәм яңа билгеләнгән Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Дмитрий Николаевич Шашин белән очрашты. Очрашуда киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.