11 нче март көнне 6 нчы Б сыйныфы укучылары "Ветеран белән ял көннәре" дигән Хезмәт десанты оештырдылар. Гафонова Сания Гали кызы кызларыбызны бик җылы кабул итте, үзе һәм сугыштан соңгы авырлыклар турында күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. "Хәзер яхшы яшибез. Икмәк җитәрлек. Шуңа күрә үз илең белән горурланырга, патриот булырга кирәк, " - диде ул. Хәзер ул лаеклы ялда. Инде 36 ел пенсиядә. Ул 1978-1995 нче елларда суга батыру цехында электромонтер булып эшли. Безнең бистәгә 1970 нче елда килдем. Шул вакыттан бирле ул монда яши. Сания Гали кызы үз ыруын ярата һәм аның белән горурлана.